-5 °С
Болытлы
Эстраданың пар йолдызлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның гаилә коруларына быел җәй 21 ел тулган. Гүзәл бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. " Күп тә түгел, 21 ел мин шушы кешене "түзәм". 6 август 2003 ел, безнең туй көне.
Түзәм, сөям, ансыз бер көн дә яши алмыйм. Ул минем һавама әйләнде. Еллар әкрен генә узган саен бер-береңне ныграк яратасың, һәм түзәсең икән. Рәхмәт бүләгең өчен кояшым", - дигән ул.