Барлык яңалыклар

Иден белән Круз “кавышкан”

 "Санта Барбара" сериалын сез дә карый идегезме?

Иден белән Круз “кавышкан”
Иден белән Круз “кавышкан”

 "Санта Барбара" сериалын хәтерлисезме әле, дуслар? Ә анда төп рольләрне уйнаган Иден белән Крузны?  

Байлар гаиләсендә үскән кыз белән гади полицейскийның  мәхәббәт тарихы  күпләрдә соклану хисе уятты. 2000гә якын сериядә торган бу фильмның  дистә ел карап, актерлары белән  инде “туганлашып” беткән идек.  30 июльдә бу сериалның чыга башлавына 40 ел тулган.. АКШта ул — 1984-1993 елларда, ә Русия телевидениесендә 1992-2002 елларда күрсәтелде.
 Иден Кэпвелл ролен Марси Уокер уйнаган иде, ә Круз Кастильо образын  – Эй Мартинес.

МарсиУокер“Санта Барбара” дан соң  зур кинога эләгә алмаган  һәм Иден роле аның карьерасында иң зурысы булып калган.  2005елдаул үзенең бишенче ире белән кавышкач,актриса карьерасын ташлаган.

Круз, ягъни Эй Мартинес 11 яшьеннән кинода төшә башлаган һәм әлегәчә шушы һөнәренә тугры калган.  Полицейский роле аны актер буларак таныткан һәм ул аны яратып уйнаган. Интервьюларның берсендә актер хәтта Иденны уйнаган  Мерсига гашыйк булып йөрүен дә әйткән. Ләкин  ул өйләнгән була, хатынына тугры кала. Әлегә кадәр алар бергә яши, өч бала үстргәннәр.

 

Сериалның юбилее уңаеннан  Лос-Андҗелес шәһәрендә бу сериалда уйнаган актерлар җанатарлары белән очрашу үткәргән. Күп кенә тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Иден белән Круз янә бергә "кавышкан". Сюжет буенча сериалның төп пары булып саналган Иден һәм Круз бергә калмаган иде (Иден акылыннан язып, гаиләсен ташлап Санта-Барбарадан качып киткән иде). Ә бу очрашуда геройларны уйнаган актерлар Марси Уокер һәм Әй Мартинез янә "кавышкан". Марсига хәзер — 62, ә Әйга 75 яшь. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: