Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның гаиләсендә татарча сөйләшүче юк

Тормыш иптәше Ләйсәннең туган көнендә төшкән видеода бу ачык күренә. 

Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана гаиләләре белән әниләре Ләйсән Фәтхетдинованың туган көнен бәйрәм иткәннәрен күрсәткән. 

Барлык балалары – кияү-киленнәре, оныклары – төп йортка чәчәкләр, бүләкләр күтәреп килгәннәр. Әтиләре репертуарыннан «Туган көн» җырын да башкарганнар, ләкин пышылдап кына диярлек. «Өйдә 1 яшьлек сабый йоклаганда туган көн белән менә шулай котлана», – дип яза Лиана. (Оригиналда: «Так выглядит наши поздравления, когда в доме спит годовалый малыш»). Сүз Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм һәм килене Рузиянең улы Дамир турында бара. Алар узган ел беренче тапкыр әти-әни булды.

Әниләре хөрмәтенә урамда салют та аттырганнар. Ләйсән Фәтхетдинова аны тормыш иптәше Салават Фәтхетдинов белән бик җылы итеп кочаклашып караган.

«Әниебез, туган көнең белән! Булганыңа рәхмәт, бик яратабыз сине», – дип яза видеолар янында Лиана. (Оригиналда: «С днем рождения, мамуль! Спасибо, что ты у нас есть»).

Видеолар барысы да русча язылган һәм рус телендә сөйләшәләр дә. Салават Фәтхетдинов үзе дә, бүләген биргәндә: «Это мой», – дип әйтә.

Салют атканда «Вот это я понимаю!» – дип кычкыра кызларының берсе.

Фәтхетдиновлардагы рәхәт атмосфераны  монда басып сез дә карагыз әле.

Читайте нас: