Ул татар җыр сәнгатенә үзенең кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, үзенең сәхнәдәге тыйнаклыгы белән килеп керде һәм тамашачы аны беренче күрүдә-тыңлауда ук үз итте.
– Тормыш иптәшегез белән танышу тарихыгызны сөйләгез әле. Озак очрашып йөрдегезме?
– Тормыш иптәшем белән хастаханәдә таныштык. Дустым шунда эшли иде: “Әйдә, бик акыллы, тәрбияле якташ кыз белән таныштырам”, – диде. Ләйсәнне күрдем дә үлдем инде. Шунда ук: “Бу минем хатыным булачак”, – дип уйлап куйдым. Таныштык та, шунда ук очраша башладык. Озак очрашып та йөрмәдек, гаилә кордык. Менә быел бергә тормыш башлавыбызга 20 ел булды.
Улым Марсель югары уку йортында нефть өлкәсен өйрәнә. Ул да татар җырларын яратып тыңлый, үзе дә җырлый. Шулай да артист булу теләге белән янмый кебек. Ә кызым Ралинә: “Үскәч, җырчы булам”, – ди. Тавышы матур, бик чиста җырлый. Балаларның кем булуы мөһим түгел, сау-сәламәт, бәхетле булсыннар.
Тулырак:Шәһри Казан