Барлык яңалыклар

Уфаның 450 еллыгында Гүзәл Уразованы тыңлыйбызмы, әллә Юрий Антоновнымы?

Бәйрәм итәргә әзерсезме?

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Уфа мэриясе башкала юбилее үткән көннәргә концерт программасын тәкъдим итте. Афишадан күренүенчә,  чаралар барлык мәйданчыкларда, шул исәптән район паркларында оештырыла.

31 августта көндез 12 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда (“Шәһәр советы” тукталышы) “Уфа на все времена” шәһәр фестивален  Русиянең халык артисты Олег Газманов ачып җибәрәчәк. Шул ук көнне кичен (18.00 сәгатьтә башлана)  шушы ук урында  Дмитрий Харатьян, Екатерина Гусева һәм Милли гвардиянең өлгеле оркестры, ә соңрак (20.00 сәгатьтә) – Полина Гагарина һәм татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Гүзәл  Уразова, Рөстәм Гыйззәтуллин һәм башкалар чыгыш ясаячак.

“Торатау” Конгресс-холлы янындагы амфитеатрда “Евразия йөрәге” фестивале кысаларында  Русия һәм республика йолдызлары катнашлыгында концерт узачак.

УМПО мәдәният сарае алдындагы мәйданда кичен  (19.00 сәгатьтә башлана)  уфалыларны һәм башкала кунакларын үз чыгышлары белән Гарик Сукачев һәм Юрий Антонов  сөендерәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: