Барлык яңалыклар

"Башкорт хуҗабикәсе" аптырашта калган

Блогерны нәрсә борчый?

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

«Башкорт хуҗабикәсе» – блогер Миләүшә Шәйхисламова үзенең тормышын һәм сәхифәсен үзгәртергә җыена, ләкин нәрсәдән башларга да белми. Блогерны бертөрлелек арыта башлаган. Үзенең борчуларын һәм аһ-зарларын ул аудиториясенә дә сөйләгән.

«Дусларым, вайннарда төшә торган образымнан ничек туйганымны белсәгез иде. Бу халат һәм яулыктан туйдым. Образымны үзгәртәсем килә. Үзгәрешләр телим, ләкин нидән башларга да белмим. Бөтенләй яңа юнәлештә эшләп карыйсым, тормышымны үзгәртәсем килә.

Миңа калса, андый уйлар вакыт-вакыт бөтен кешеләрдә дә туадыр. Мин образымны үзгәртү турында даими уйлыйм һәм гел тупикка килеп терәләм. Минем халатлы вайннарым инде кешеләрне дә туйдыргандыр дип уйлыйм. Ярдәм итегез миңа!

Сторисларым да туйдырды. Көне-төне аш бүлмәсе, шәһәр, съемкалар, аш бүлмәсе һәм тагын аш бүлмәсе. Миңа кайвакыт бер үк сүзләр сөйлим кебек тоела башлый. Хәтта видеолар төшерү манерам да шул ук. Бер үк рецептлар, бер үк конфликтлар, бер үк локацияләр һәм кешеләр. Мин сезне генә туйдырып калмадым, үзем үк үземнән туйдым. Нәрсә эшләргә?» – дип аптырашта утыра блогер.

Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз. 

Читайте нас: