Барлык яңалыклар

Данир Сабиров: Кичә бездә ЧП булды...

“Ашыгыч ярдәм” санаулы минутлар эчендә килде. Рәхмәт аларга", – ди җырчы. 

видеодан скриншот
видеодан скриншот

Кичә билгеле җырчы Данир Сабировның дусты, баянчысы, гаиләләренең ярдәмчесе Робертның хәле начарлаган. Күңелсез хәл Роберт Данирларда булганда килеп чыккан дип яза Интертат.

“Кичә бездә ЧП булды... Нәрсә генә әйтсәләр дә, безнең илдә “ашыгыч ярдәм” тиз килә. Робертның хәле начарланды. “Ашыгыч ярдәм” санаулы минутлар эчендә килде. Рәхмәт аларга. Кан да алдылар, кардиограмма да ясадылар. Һава җитми башлады, йөрәге тотты”, – дип сөйләгән сторисларында Данир Сабиров.

Әйткәндәй, Роберт белән әлегегә охшаш күңелсез хәл узган ел самолетта да булган иде. Данир Сабиров Мәскәүдән Уфага очканда дустының аңын югалтып егылуы хакында сөйләгән иде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: