Барлык яңалыклар

Уфаның 450 еллык юбилеена эстрадның иң якты йолдызлары киләчәк

Олег Газмановның чыгышы өчен 10 млн түлячәкәр, ә башкалар күпмегә җырлый?

Уфаның 450 еллык юбилеена эстрадның иң якты йолдызлары киләчәк
Уфаның 450 еллык юбилеена эстрадның иң якты йолдызлары киләчәк

Уфаның 450 еллык юбилеенда нинди зур йолдызлар чыгыш ясаячагы билгеле булды.

Уфаның 450 еллыгы бәйрәменә Русия эстрадасы артистлары Юрий Антонов, Олег Газманов һәм Гарик Сукачевның килүе көтелә. Аларның чыгышлары өчен шәһәр хакимияте 37,8 млн сумнан артык түләячәк.

Конкурс документациясеннән күренгәнчә, Олег Газмановның концерты 8,6 млн. сумга төшәчәк,трансфер (самолет, шәһәр буйлап транспортта йөртү) һәм коллективы белән яшәү - 1,5 млн. сум. кунак райдеры 610 мең, нәтиҗәдә — 10,71 млн. сум кирәк булачак.

Сукачев һәм аның командасының концерт программасы 7,7 млн сумга төшәчәк. Йөртү — 1,135 млн.сум, ашату — 662 мең, яшәү — 716,8 мең. Барлыгы - 10,87 млн сум.

Юрий Антоновның чыгышы - иң кыйммәте. Ул 11,5 млн сум сораган. Комсыз да инде, әйме? 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: