Барлык яңалыклар

Илдар Абдразаковка мактаулы исем бирелгән

Якташыбызны котлыйбыз! 

Илдар Абдразаковка мактаулы исем бирелгән
Илдар Абдразаковка мактаулы исем бирелгән

Абхазия Республикасы президенты Аслан Бжания 15 июльдә Русия опера җырчысы, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортостан һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков һәм Русиянең һәм Абхазия Республикасының халык артисты Хибла Герзмава белән очрашты. «Хибла Герзмава чакыра» фестивале кысаларында чыгыш ясаган өчен ул аларга рәхмәт белдерде.

"Беләм, сез Хибла Герзмава белән генә түгел, ә кайбер ватандашларыбыз белән дә дуслык мөнәсәбәтләрен саклыйсыз. Моның өчен без бик шат.Абхазия һәрвакыт сезнең өчен ачык һәм сезне монда көтеп калабыз", - диде Аслан Бжания опера җырчысына.

Ил Президенты указы белән Илдар Әмир улы Абдразаковка «Абхазия Республикасының халык артисты» исеме бирелгән.

Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз! 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: