Барлык яңалыклар

Данир Сабиров гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан

Артистлар да алдана... 

Данир Сабировлар гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан
Данир Сабировлар гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан

Ялга җыенганда, Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан. Алданулары хакында Миләүшә социаль челтәрләрдә сөйли.

«Бик күңелсез хәлгә юлыктык, сезнең белән дә бүлешәсем килә. Безне ярты миллион сум акчага алдадылар. Бу хәл кисәк кенә булды.

Без Мальдив утравына барырга путевкалар сатып алдык, ә ул кеше юкка чыкты. Юк, яңа кеше түгел иде, ул – безнең дусларның танышы. Без һәрвакыт турларны аннан сатып ала торган идек. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды. Мальдивка путевка алдык. Ләкин ул кеше миңа билетларны җибәрмәде, сорауларыма да җавап бирми башлады. Берничә көннән танышым: «Миләүшә, аннан путевка ала күрмәгез», – дип язды. Ләкин соң иде шул инде, мин инде акчаны түләп куйган идем.

Без икәү генә очарга тиеш идек, балаларсыз. Турагентның исемен әйтмим. Безнең кебек алданучалар 20ләп кеше булды. Аны утырттылармы икән, белмим", - дигән Миләүшә.

 

Чыганак:Интертат

Читайте нас: