Барлык яңалыклар

Еллар үзенекен итә: Алла Пугачёваны танымаганнар

grodno24.com
Фото:grodno24.com

Русиядән киткән Алла Пугачеваны Латвиядә күргәннәр. Аның Юрмала урамында йөргәндә төшерелгән видеосы интернетта чыкты. Тик кайчандыр популяр булган җырчының тышкы кыяфәте күпләрне шаккатырган. Бу хакта LIFE сайты яза.

Видеода күренгәнчә, җырчы шактый үсеп киткән улы Гарри белән бергә урамда йөри. Малай үзенең 75 яшьлек әнисе белән бер буйда диярлек. Видео коментаторлары, рус эстрадасы примадоннасын «бөкшәйгән әби» һәм улының әнисе түгел, ә әбисе кебек күренә, дигән. Шулай ук гаиләне озата йөргән бер ир-ат та булган. 

Видеоны сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас: