Барлык яңалыклар

Чемпионыбыз сынатмый

Соңгы чорда спортта хатын-кызлар боксы популярлашты. Бу өлкәдә безнең республикада да яхшы нәтиҗәләргә ирешүче яшьләребез булуы горурлык.  Ике тапкыр Русия чемпионы, БРИКС илләренең спорт уеннары җиңүчесе, якташыбыз  –  Октябрьский шәһәре кызы  Азалия Әминева турында язганыбыз бар иде.

Чемпионыбыз сынатмый
Чемпионыбыз сынатмый

Шушы көннәрдә Азалия юниорлар арасында  IX Бөтенрусия җәйге Универсиада кысаларында үткән бокс турнирда җиңү яулаган.  Башкортстан башкаласында узган бу чарага илнең төрле төбәкләреннән 150дән артык спортчы җыелган.  Чарага килүчеләр хатын-кызлар финалында Азалия Әминеваның чыгышын аеручы зур кызыксыну белән  көтеп алганнар . Ул рингта алышырга үзе кебек 66 кг.га кадәр авырлыктагы Альбина Молдажанова  исемле боксчы белән чыккан.   Ярыш нәтиҗәләре буенча Әминева көндәшен 5:0 исәбе белән җиңгән.

 Якташыбызны котлыйбыз һәм аңа киләчәктә уңышлар теләп калабыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: