Барлык яңалыклар

Азат Фазлыев: "Күңелләрем тулды, еладым..."

Азат Фазлыев: "Күңелләрем тулды, еладым..."
Азат Фазлыев: "Күңелләрем тулды, еладым..."

Җырчы Азат Фазлыев «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» кенә тапшыруында үзенең бик тә хисле кеше булуы хакында сөйләгән. Артистның, хәтта, яңа җырларын беренче тапкыр башкарганда да күңеле тула икән.

«Синең тормышыңда күңелеңне хисләндерә торган вакыйгалар еш буламы, син хисле кешеме?» – дип сораганга ул:

«Мин – хисле кеше. Мин һәрнәрсәне, һәр югалтуны бик якын кабул итәм. Сүзне дә авырга алырга мөмкинмен. Хәзер инде гомер узган саен ныгыдым, бар нәрсәгә дә игътибар итмәскә тырышам. Ләкин мин нечкә күңелле. Иҗади кеше, әгәр күңеле таш булса, иҗат итә алмас иде. Бүген җырымның премьерасы булганда да күңелләрем тулды, еладым. Алай булыр дип уйламаган идем. Мин тырыштым еламаска, ләкин, мин – кеше», – дип сөйләгән ул.

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз.   

Читайте нас: