Барлык яңалыклар

Ринат Рахматуллин: "Мин дә СВОга җыендым..."

© «Татар-информ» архивы
Фото:© «Татар-информ» архивы

Ринат Рахматуллин «Татар радиосы» оештырган татарча дискотекада җырлады. «Безне күрергә килгәнегез өчен рәхмәт. Мин кайттым!» – дип сәламләде Ринат Рахматуллин Казанның сәүдә үзәге түбәсенә җыелган халыкны.

Берничә җырын башкаргач, артист халык белән дә сөйләшеп алды. «Дөньябыз матур, тик кызу инде, әлбәттә. Бөтен җирдән ага, бөтен җирдән тама. Биеп торсаң, бераз җилләнә ул, биеп торыгыз, яме», – диде. Халык үзе дә Ринат Рахматуллинның сәхнәгә чыгуын көткән булса кирәк – аның җырлавын кесә телефоннарына күпләп төшереп тордылар.

Аннары Ринат Рахматуллин якын арада сәфәргә җыенуын әйтте. Җырчы махсус хәрби операция зонасына бара икән.

-Дөньябыз матур, дөньябыз рәхәт, дибез. Төрле мөнәсәбәтләр бар. Менә сугыш бара. Мин дә СВОга җыендым әле, сәфәр тотам, Аллаһ кушса. 7 июльдә гуманитар ярдәм белән Украинага китәм. Үзебезнең якташлар янына барып кайтмыйча булмый. Мин аны озак уйладым. Ул миңа кирәк, мин анда булырга тиеш. Мин сугышка бармыйм, мин барып җырлап, үзләребезнең бүләкләрне, машиналар биреп кайтабыз, Аллаһ кушса. Мин сездән бер әйбер генә сорыйм: исән-имин әйләнеп кайтыгыз, Амин, дип кул чапсагыз, шуның белән рәхәтләнәм мин, – диде артист.

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас: