Барлык яңалыклар

Фирдүс Тямаев улы белән җитди әңгәмә корган

© Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Фото:© Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Фирдүс Тямаев та балаларының татарча сөйләшмәвенә борчыла. Ул улы Кәрим белән бу турыда сөйләшкәнен социаль челтәрдә урнаштырган.

«Кәрим ник татарча сөйләшми?» – дип, бөтенесе яза. Шуңа күрә сиңа татарча сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Синең аккаунтыңа халык ни өчен язылмый? – дип, Фирдүс улы Кәримне уйга салган. – Чөнки син татарча сөйләшмисең. Татарча җырламыйсың. Өйрәнергә, улым. Син әтиеңнең ата патриот икәнен беләсеңме соң? Мин үземнең татар телемне яратам, хөрмәт итәм. Татарча җырлыйм. Татарлар турында нинди матур җыр җырладым.

Аннары үзенең репертуарындагы «Әй, татарлар, татарлар...» – дип җырлап та җибәрә Тямаев.

Кәрим дә шушы җырны җырлый башлый. Аннары бала: «Башка сүзләрен белмим», – дип, русчага күчә.

Татарча белмәгәнгә белмисең, синең теләгең юк, – дип нәтиҗә ясый 3 бала әтисе.

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас: