Барлык яңалыклар

Вадим Захаровның туган көнендә кызык хәл булган

Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Вадим Захаров туган көне уңаеннан Чаллыда – концерт, Казанның «Туган авылым» ресторанында мәҗлес уздырган. Ике чарага да аның иҗатташ дуслары җыелды. Җырчы кунаклар арасында Рамил Шәрапов, Рифат Зарипов, Ильвина, Алинә Давыдова, Зинира – Ризат Рамазановлар, алып баручы Айрат Ильясов һ.б катнашкан.

Ресторандагы мәҗлес вакытында көтелмәгән хәл булган: Вадимны кунаклар чөяргә тотынган.

Бу күренешне Ризат Рамазанов башлап җибәрә. «Әйдә, Вадимны бер чөябез», – дип чакыра ул егетләрне үзе янына.

Җырчыны 7 тапкыр күккә чөяләр, «җиде – җитте» дип туктата аларны Зинира Рамазанова. Шушы күренеш бик күпләрнең кәефен күтәрә.

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз.

Читайте нас: