Барлык яңалыклар

«Татарларны белеп торсыннар әле»

Илсөянең җырлавы өчен манго белән генә түли башлаганнар.

«Татарларны белеп торсыннар әле»
«Татарларны белеп торсыннар әле»

 

Илсөянең җырлавы өчен манго белән генә түли башлаганнар.

 

Илсөя Бәдретдинова Кытай кафесында җырлап, манго алган. Үзенә ошадымы икән мондый юмартлык?

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева белән Кытайга ял итәргә киткән. Җырчы Кытай кафесында рәхәтләндереп «Торып бас» җырын башкарган. Сәяхәтен артист социаль челтәрдәге аккаунтында күрсәтеп бара.

Сәхнә күлмәге түгел, ә гади генә кыска итәк һәм топ кигән Илсөя Бәдретдиновага Кытай кафесына тамак ялгарга керүчеләр һәм официантлар – барысы да алкышлый, видеога төшерә, «молодец!» диләр.

Җырлаган өчен бүләк тә эләккән әле. «2 җыр җырладым – 4 манго бүләк иттеләр. Бу – күршедәге өстәлдән комплимент», – дип сөйли ул.

 "Күчтәнәч", дисәк, дөресрәк булырдыр, "комплимент" - юк сүз, буш сүз, дигәнне аңлата бит инде ул.

Ярый. манго биргәннәр дә ул, татар кызы булуын аңладылармы икән соң?  Илсөя Кытайда йөргәндә туар маҗараларын арытаба да язар дип ышанып калыйк.

Фото һәм чыганак: "Интертат".

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: