Барлык яңалыклар

Ринат Рахматуллин Раил Садриевның хәлен белеп кайткан

Җырчы Ринат Рахматуллин Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның хәлен белешеп кайткан. Бу очрашуны ул түбәндәгечә сурәтли:

«Чәршәмбе көнне дустым Раил Садриевның хәлен белергә бардым. Аралашып, хәлен белеп, аның Буа дәүләт драма театрына юл тоттым. Театр буенча экскурсия ясадылар, артистлар белән утырып сөйләштек, репетицияләрен карадым. Артистларга уңышлар теләп, дуслар, сезне Буа дәүләт драма театрына яңа тамашаларга чакырып калам».

Искәртеп үтик, 22 майда суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә рөхсәт ителми. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итә, - дип яза "Интертат"

Читайте нас: