Билгеле җырчы Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенә бирелгән файдалы бүләкне күрсәткән.
Аңа бер тартма оекбаш бүләк иткәннәр. Араларында милли бизәк төшерелгәне, “Безнең Тямай” дип һәм бүтән кызыклы җөмләләр язылганнары да бар. Аларны Буа районында җитештерәләр икән, дип яза Интертат.
Җырчы бүләкне башта улларына күрсәтә, кече улы “Безнең Тямай” дигән оекбашларны карый, хатыны да “файдалы бүләк” дип хуплый.
“Сабантуй вакытында носкием югалды, дигән идем бит. Иҗатымны яратучылар бер тартма носки бүләк итте. Икенче юлы, трусигымны югалттым, диярмен әле, берәрсе бер тартма трусик алып килмәсме икән... Кемнәр үз туган илен, туган ягын ярата, кемнәр патриот, чит җирдән носки алып йөрмәгез, Буаныкын алыгыз. Кайсыгызга “Тямай” ноские кирәк, бәясен язып җибәрермен”, – ди җырчы.
Исегезгә төшерәбез: Фирдүс Тямаев, Сабантуйлардан соң носкиен югалтуы турында язып, шул сәбәпле хатыны “куып чыгарды” дип шаярткан иде.