+21 °С
Болытлы
Уфаның 450 еллыгына Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шәһәребезгә “Газиз Уфам” дигән җырын бүләк итте. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында башкала мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте һәм яңа көнне “легендар Айдар Галимовның яңа җырыннан” башларга киңәш итте.
“Уфа турындагы җыр – шәһәребезнең 450 еллыгына бүләк. Рәхмәт!” – дип язган Ратмир Мәүлиев.
Чыганак: bashinform.ru