Иҗади гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар Азнакай районының Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән Язкәр бабай Җиһаншиннарны дөньяга танытты. Әби белән бабай «Ай-яй-яй» һәм «Кил, кил» җыр клипларында төште. Хәзер инде Язкәр бабай вафат, ә җырчылар әбине онытмый. Аны бәйрәмнәр белән котлап тора, көтмәгәндә, күчтәнәчләрен алып, хәл белергә дә кайталар.
Җырчылар чираттагы тапкыр Тәслия әбигә кунакка кайткан. Тәслия әби аларның кызлары Мәдинәне рәхәтләнеп сөя, аннары яңалыклары белән бүлешә. Артистларны кунак итә дә, ашыга-ашыга, күчтәнәч тутыра башлый.
«Менә әниеңә бирерсең, пешереп ашар», – дип, лар-суыткычыннан тавык ите алып бирә әби, шул арада Гүзәлем тутырган йомырка пакетын алып, тагын өсти.
«Менә Тәслия әби шундый инде. Бер кап чәй тотып кайтасың, ә ул төяп җибәрә», – дип шаярта Салават.
Бу хакта тулырак монда укып була.