Филүс Каһиров социаль челтәрләрдә архив видеосы белән уртаклашкан. 10 яшьлек Филүсне туганнары җыелган бер мәҗлестә җырлаталар. Ул Зөфәр Хәйретдинов репертуарыннан «Пар алма» җырын башкара.
«Баш селкүе дә Айдар Галимовка охшаган», – дип бәя биргән кечкенә Филүснең талантына Раяз Фасыйхов. «Нәкъ шулай», – дип килешкән аның белән Зөлфәт Зиннуров.
Рөстәм Гайзуллин: «Халык артисты булачагын белеп җырлый бу малай. Кара ничек тота үзен», – дип язып калдырган.
«Бигрәк матур җырлаган. Тавышы хәзергегә караганда да матуррак. Тугач та артист булган»;
«Бик моңлы башкаруы да, тавышы да», – дигән комментарийлар да күп.
Видеоны сылтама аша карап була.