Барлык яңалыклар

Башкортстанның халык артистлары артты

Хәзер Сергей Безруков һәм Денис Мацуев та – республиканың халык артистлары.

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Билгеле сәхнә йолдызлары Сергей Безруков һәм Денис Мацуевка Башкортстанның халык артисты дигән исем бирелде.

Бу хактагы указга төбәк Башлыгы Радий Хәбиров 30 майда кул куйды. Әлеге бүләккә алар “югары һөнәри осталык һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен” лаек булдылар.

“Сергей Безруков һәм Денис Мацуев безгә Уфаның 450 еллыгына багышланган чаралар кысаларында музыкаль фестиваль һәм яңа спектакль белән килделәр...  Башкортстан халкы аларның һәрберсен бик ярата. Аларның чыгышларында – һәрвакыт аншлаг. Һәм алар “Башкортстанның халык артисты” исемен горурлык белән йөртер дип ышанам!” – диде Радий Хәбиров.

Кичә танылган пианист Денис Мацуев һәм күренекле артист, Мәскәү губерна драма театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков Уфада Федор Шаляпин исемендәге музыка музеенда булдылар. “Дөнья даны” триумфаль залында Мацуев рояльдә Сергей Рахманиновның әсәрен башкарды, ә Безруков Пушкинның “Элегия” шигырен укыды. Кунаклар экспозициянең искиткеч зәвык белән оештырылуына чын соклану белдерде.

Әйтергә кирәк, Мацуев Уфага “Денис Мацуев тәкъдим итә: буыннар диалогы” музыкаль фестивалендә чыгыш ясау өчен килде. Ул Уфада икенче ел рәттән үткәрелә. Сергей Безруков ике кич дәвамында Рус драма театры сәхнәсендә “Казанова – Ars Vivendi” спектаклен тәкъдим итә. Анда ул – режиссер-куючы да һәм төп рольне башкаручы да.

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: