Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса, моңлы җырчыбызга 64 яшь тулган булыр иде.
Апасы исемен мәңгеләштерүгә күп көч куючы сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхинең иң якын кешеләре белән төшкән архив фотоларын куеп, матур сүзләр язып искә алган.
«Туган көнең белән, газизем, күз нурым, ярты җаным минем. Аллаһның рәхмәтендә була күр. Мәңгелек бер нур, бер яра булдың инде, Апау җаным!
Дөрес микән инде һәрвакыт сине кузгату, сиңа дәшү… Рәнҗи күрмә инде, йөрәк парәм. Ни генә эшләсәк тә, дога булып барсын үзеңә.
Син җир йөзендә кунак кына булдың! Мәңгелек йортында оҗмах түрләрендә бул, Кояшым», – дип яза ул.
Фирүзә Ибәтуллина бүген Тәтешледә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә» җыр фестивале узачагын да искәртеп үткән.
«Матур да, моңсу да, сагынулы да, җырлы да, Кояшымның үзе кебек назлы да булачак йөрәк парәмнең туган көне, җыр фестивале.
Бәйгенең гала-концертында, конкурсантлар белән бергә, бик күп еллар Кояшым белән бергә эшләгән, аның җырларының авторы, легендар композитор Илгиз Закиров, Башкортстанның атказанган җырчысы Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаевлар да чыгыш ясачак.
Шулай ук концертта апамның «Ачуланма, иркәм», «Ничек түзә икән бу йөрәк», «Араларда упкын» кебек бик күп җырларының авторы Нурлан Ганиев та булачак. Килегез! Хәния Фәрхинең якты истәлекләрен бергәләп барлыйк», – дип, искә алу кичәсенә чакыра Фирүзә Ибәтуллина.
Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз.