Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре турында билгеле

«Рак гомерен генә түгел, матурлыгын да алган».  

Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре турында билгелеАнастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре турында билгеле
Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре турында билгеле

Бик күп еллар буе баш миендәге яман шеш белән көрәшкән Анастасия Заворотнюк үлгән, дип хәбәр иткән идек. 53 яшьлек актрисаның соңгы көннәре, сәгатьләре турында билгеле булды. Ул күпләргә «Моя прекрасняя няня» сериалы аша таныш.

Заворотнюк 2019 елдан бирле баш мие яман шеше – глиобластома белән чирләде. 2019 елда актрисада шеш табылгач, аңа ике операция ясаганнар; аннары ул нур терапиясе белән берничә цикл химиотерапия алган. 2023 елда актрисаның хәле начарайганы турында хәбәр иттеләр. «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының хәле ике атна элек кискен начарланган. Моңа кадәр артистканы дәүләт онкоүзәгенә процедураларга йөрткәннәр. Соңгы көннәрен ул хосписта үткәргән.

«Актриса әйтерсең «корыган» һәм үлеме алдыннан хәрәкәт итә алмаган. Баш авыртуларыннан җәфаланган, аны иң көчле авыртуны баса торган дарулар белән генә басканнар. Ул элеккеге Заворотнюкка охшамаган. Онкология аның гомерен генә түгел, матурлыгын да алган», – дип язалар «Тулуп Тутберидзе» телеграм каналында.

Вафат булганда аның янында ире – фигуралы шуучы, тренер һәм хореограф Петр Чернышев булган. Актрисаның хәле белән таныш булучылар: «Заворотнюкның гомерен ире озынайтты», – дип әйткән булганнар.

«Ул хастаханәдә үлде, анда соңгы көннәр иде, ире аның гомерен озайту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде», – дип сөйләгән «KP.RU»га Анастасия Заворотнюк яшәгән Мәскәү янындагы коттедж поселогында яшәүче спортчы.

Петр хатынын дәвалауга илнең иң яхшы табибларын җәлеп итә. Узган ел Заворотнюкны Мәскәүнең шәхси клиникасында дәвалыйлар, анда актриса белән Россия табиблары шөгыльләнә, моннан тыш, Израиль белгечләре консультация бирә.

Анастасиянең яшәргә өмете көчле була. Ул 2018 елда гына Петр Чернышев белән бердәнбер уртак баласын – Мила исемле кызларын таба. Заворотнюкның бизнесмен Дмитрий Стрюков белән икенче никахыннан ике баласы бар – 28 яшьлек Анна (ире белән чит илдә яши), 23 яшьлек Майкл (Мәскәүдә яши).

2019 елның апрелендә НТВ каналы өчен «Однажды» программасын төшергәндә телевидение йолдызы Анастасия Заворотнюк үзенең соңгы бәхетле фотоларын ясый. Анда ул кызы Миланы назлы итеп кулында тота. Бу фотолар ана булуның шатлыклы мизгелләрен чагылдырган уникаль эксклюзив материал. Шуннан соң Анастасия Заворотнюк публикада бүтән күренмәде.

Актрисаның олы кызы Анна социаль челтәрләрдә әнисенә багышлап, күңелгә үтеп керерлек сүзләр язган: «Кичә төнлә безгә шалтыраттылар һәм син юк дип әйттеләр. Әни, син минем тормышымдагы иң яхшысы. Мин синең кызың булуым белән горурланам. Мин сине һәрвакыт яратырмын һәм бәхетле, яратучан һәм искиткеч итеп хәтерләрмен. Минем җаным һәрвакыт синең белән..», – дип язган ул.

Анастасия Заворотнюк белән хушлашу 1 июньдә Покров монастырендә үтәчәк. Аны Троекуров зиратында җирләячәкләр.

Чыганак: intertat.tatar

 

Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре турында билгеле
Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре турында билгеле
Читайте нас