Җырчы Мәликә Русиянең атказанган артисты исеменә лаек булган. Зур куанычы белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша:
«Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә миңа Русиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде», – дип яза ул.
Мәликәгә Татарстанның атказанган артисты исеме 2017 елда бирелде. Узган ел ул "Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Җырчы Мәликә (тулы исеме - Мәликә Разакова) соңгы елларны Мәскәүдә яшәп иҗат итә, күбрәк башкала сәхнәләрендә чыгыш ясый. "Матбугат.ру" исәпләп чыгарганча, Мәликәнең зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлавына инде 25 елга якын.
Чыганак: Матбугат.ру