Билгеле җырчы, юмор остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән ялга барган. Бу юлы алар гаилә дуслары белән Кавказ якларында, Дагыстанда сәяхәт иткәннәр.
Артист сәяхәтләре турында социаль челтәрдә сөйләп бара.
“Дагыстан – Татарстан вә Башкортстан диярсең, кайсы тауда булсам да танып, килеп, минем белән аралаштылар, фотога төштеләр. “Как никак” үзенә күрә кеше таныган әртис икән мин, дип йөрдем, үземә үзем куанып. Аннан 4 сәгать Гоор дигән авылга бардык, анда бик колоритный бабай белән таныштык, шәп итеп сөйли милли киемнән. Ул авылның бер гаиләсендә кунак булдык, аларның ризыклары белән сыйландык. Тагын да биек, текә упкын янында курка-курка фотога төштек. Шул бабай минем хатынны тотып, аякларын упкын ягына салындырып утырткач, мин бик курыктым. “Страховка юк, җил катырак өрсә, төшәсең дә үләсең бит”, – дип әйттем Миләүшәгә. Бөтенебез курыктык. Барыбыздан бары Миләүшә генә шулай фото ясады. Минем хатын, тычкан күрсә, куркудан акыра, фото дисәң, билләһи, аю белән дә төшә”, – дип язган пародист.
Чыганак: Интертат.