Бүген Уфада "Яшьләр" мәдәнияте сараенда сольный концерт вакытында җырчы Радик Юльякшинга "Башкортстан Республикасының халык артисты" исеме бирелгән.
Бу шатлыгы белән уртаклашып ул: "Бүген минем өчен бик истәлекле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч көн - бүген миңа «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Һәм бу минем генә түгел, сезнең белән уртак бәйрәм, дуслар, чөнки сездән башка, сезнең ярдәмегез һәм иҗатыма мәхәббәтегездән башка, мин, кайчандыр беркемгә дә билгеле булмаган Черниковка малае, шундый дәрәҗәләргә ирешә алмас идем. Бу минем өчен бик зур бүләк һәм киләчәктә тагын да югарырак биеклекләрне яуларга этәргеч булып тора, зур стимул булып тора, чөнки бу 20 еллык иҗади эшчәнлегемнең башы гына! Мин бәхетле!" - дигән ул.

