"Татарстанның халык артисты, Буа драма театры директоры, сәнгать җитәкчесе Раил Садриев 20 май төнен Казанның вакытлыча тоту изоляторында үткәргән. Кайбер мәгълүматларга караганда, көч хезмәткәрләре Садриевны җинаять кылуда шикләнәләр" дип яза Шәһри Казан.
Сәбәбе шунда ки, “Дәрвиш” моноспектакленә билетларны гастрольләр вакытында шәхси эшкуар булып теркәлгән Садриевның хатыны оешмасы аша сатканнар. Барлыгы 450 мең сум күләмендә акча җыелган.
"Дәрвиш" 2024 елда "Алтын битлек" милли премиясендә ике номинация ала. (“Иң яхшы кечкенә форматтагы спектакль”, “Иң яхшы ир-ат роле”.)
Нәкъ менә “Дәрвиш” гастрольләре Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек идарәсе һәм Тикшерү комитетының игътибарын җәлеп иткән. Спектакль уңышлы уза, билетлар сатылып бетә, әмма, тикшерүчеләр һәм оперативниклар фикеренчә, акчалар “сулга” киткән. Билетлар Буа дәүләт театры аша түгел, ә Татарстан халык артистының тормыш иптәше Эльвира Садриева аша сатылган.
Барысы да җайлы гына үтеп китәр иде дә бит, әмма декорацияләрне, костюмнарны һ.б. нәкъ менә театр биргән. Димәк, хокук сакчылары фикеренчә, нәкъ менә мәдәният учреждениесе спектакльдән акча эшләргә тиеш булган. Садриевның хатыны счетына 450 мең сум акча кергәч, бу факт буенча Русия җинаять эше кузгатылган. Аның буенча 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Чыганак:Шәһри Казан