Раил Өметбаев гаиләсе кайгы кичерә

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Башкортстанның атказанган артисты, бик күп җырчыларның популяр хитлары авторы Раил Өметбаев гаиләсе югалту кичерә. Җырчының әтисе вафат булган.

«Рәхмәт сиңа, әти. Урының оҗмах түрендә булсын», – дип яза җырчы бу хакта үзенең блогында.

«Абый, тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Җизни – зур хәрефләрдән КЕШЕ, бик яхшы кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын»;

«Кайгыгызны уртаклашам. Әле беркөнне генә икегез тәгәрмәч алыштырып йөри идегез бит...»;

«Әгъләм олатай...»;

«Ничек яшь бит әле… Раил, түземлек сезгә. Агайның урыны оҗмах түрләрендә булсын», – дип күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләре калдыралар җырчыга.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас