Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән

"Сизми дә калдым...", - ди җырчы. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккәнМарат Шәйбәков хастаханәгә эләккән
Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән

Җырчы Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән. Артист палатадан сторислар урнаштырып, үзенең хәле һәм табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килүенең сәбәбен сөйләгән.

«Менә, дуслар, хастаханәгә килеп эләккәнне сизми дә калдым. Ашказаны асты бизе белән. Мондый авырту үз гомеремдә булганы юк иде. Түзәрлек түгел, гомумән. Сакланырга кирәк. Сәламәтлек булса, барысы да әйбәт була, дуслар. Үзегезне саклагыз», – дигән җырчы.

Марат Шәйбәковның тизрәк савыгып чыгуын телибез! 

 

Чыганак:Интертат

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас