17 майда Элвин Грей үзенең 35 яшьлек юбилеен Мәскәүдә концерт куеп үткәргән. «Восток FM» радиосына интервью бирергә килгәч, Элвин Грейдан туган көнеңдә нинди хыялыңны тормышка ашырыр идең, дип сораганнар. Җырчы сүзләренчә, ул әти булырга хыяллана икән. Билгеле булуынча, аның репертуарында балаларга багышланган җыры да бар. Әмма ул җыр башка сәбәпләр аркасында барлыкка килгән, ди.
"Мин 25 яшемдә гастрольләргә йөргәндә яшьләр күп килә иде. Хәзер инде шул ук тамашачыларым балалары белән концертларыма йөри. Менә шулай демографияне арттырабыз инде, - дип көлә җырчы. - Мин, әлбәттә, үзем дә әти булырга хыялланам", - дигән җырчы.