Юрий Шатунов истәлегенә ак розалар аллеясе барлыкка киләчәк

"Ласковый май" төркеме солисты, якташыбыз ике ел элек арабыздан китте. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Юрий Шатунов  истәлегенә ак розалар аллеясе барлыкка киләчәкЮрий Шатунов  истәлегенә ак розалар аллеясе барлыкка киләчәк
Юрий Шатунов истәлегенә ак розалар аллеясе барлыкка киләчәк

Зианчура районының Исәнгул авылында Юрий Шатунов истәлегенә ак розалардан торган аллея барлыкка киләчәк. 

Билгеле булуынча, «Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатунов Күмертау шәһәрендә туган һәм балачагы да аның шунда үткән. Ырынбурдагы балалар йортына киткәнче берничә ел ул Исәнгулда да укыган. Шуңа күрә җырчының якыннары, дуслары ул якларда да күп. 

Җырчы хөрмәтенә 2 июньдә район үзәгендә розалар утырту гына түгел, кич концерт белән автоузыш та оештырылачак. Анда «Ласковый май» репертуарыннан иң яхшы хитлар яңгыраячак.

Бу чара Русиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән җырчының якыннары, туганнары, сыйныфташлары һәм балачак дуслары ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас