Юмор остасы, артист Рамил Шәрапов гаиләсе яңа йортларына күченгән. Сөенечле хәбәрен ул сторисларында җиткерә. Үзләрен шәһәр читендәге йортка «куып җибәргән» салкын һава торышына да рәхмәтен әйтә.
«Бүген 12 май. Без инде икенче көн рәттән үз йортыбызда кунабыз. Һава торышына минем зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәлкем ул андый булмаса, без йортыбызга әле күчмәгән дә булыр идек. Әлегә өебездә күп әйбер булмаса да, идәнгә ятып йокласак та, мин үземне чын күңелдән бәхетле дип саныйм. Бөтен ләззәте дә шундадыр, иң мөһиме – үзебезнеке. Без бәхетлебез. Һәрберебезгә бәрәкәтле маллар насыйп булсын», – ди артист, куанычы белән уртаклашып.
«Бәхетле, бәрәкәтле нигез булсын. Куанып яшәргә язсын»;
Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз.