Данир Сабиров "үзбәк" дигәнгә ничек карый?

Бик нечкә әйбер ул – милләт темасы...

Данир Сабиров "үзбәк" дигәнгә ничек карый?Данир Сабиров "үзбәк" дигәнгә ничек карый?
Данир Сабиров "үзбәк" дигәнгә ничек карый?

- Сәхнәдә “Мин – үзбәк баласы” дип еш әйтәсең. Балачакта да шулай дип йөри идеңме? Әллә моны аңлау соңрак килдеме?

–Балачакта ояла идем. Безне “үзбәк” дип үчеклиләр иде. Бик нечкә әйбер ул – милләт темасы. Сәясәткә кирәк булса, халыкны милләтләргә бүлә башлыйлар. Ә мин кешенең диненә дә, милләтенә карамыйм. Татарында да, үзбәгендә дә төрлесе җитәрлек. Үскәч моны яхшы аңладым. Ә балачакта ояла идем. Берәр нәрсәне эшләмәсәм, ниндидер “косяк” булса, тоталар да  “үзбәк” диләр. Үзбәк баласы булуыма акцент ясыйлар иде. Менә беләсеңме: өч хәрефкә җибәрсәләр түзә идем, ә үзбәк дисәләр психлана идем нигәдер. Үсә башлагач, үземне ничек бар, шулай кабул иттем. Үзбәк итеп хис итмим үземне, әлбәттә, әмма дә ләкин үзбәк икәнемне беләм. Ә төптән уйласаң, үзбәк тә түгел, татар да түгел. Мин - кеше.

Данир Сабиров белән әңгәмәне тулысынча "Өмет" гәзитенең 18 саныннан укый аласыз. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас