Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда "Ovoz" бәйгесендә катнаша

Хәзер Сәидә зурлар өчен уздырылган бәйгедә көч сынаша.

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда "Ovoz" бәйгесендә катнашаҖырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда "Ovoz" бәйгесендә катнаша
Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда "Ovoz" бәйгесендә катнаша

Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда үткәрелгән "Голос" тапшыруында катнашып, сайлап алу этабын узган. Бу шоу ZO’R телеканалында бара.

Әйткәндәй, Сәйдәне без 2015 елда  "Голос.Дети" бәйгесендә катнашып, финалга узгач белә башладык. Хәзер Сәидә зурлар өчен уздырылган бәйгеләрдә дә катнаша башлаган. Бу юлы ул чит илдә үткәрелгән зур бәйгедә катнаша.

Чыгыш ясаучылар арасында Куба, Испания, Әзербайҗан, Таҗикстан һәм башка ил вәкилләре бар. "Сукыр тыңлаулар" вакытында жюриның дүртесе дә – Фәрух Закиров, Таһир Садыйков, Севара Назархан, Озотдбәк Назарбәков – Сәидә Мөхәммәтҗановага йөзләре белән борылган. Бу аларның Сәидәгә уңай бәя бирү күрсәткече. 

Кагыйдә буларак, җырчы үзенә остаз сайларга тиеш иде. Сәидә Севараны сайлады. 

Сәидәгә уңышлар телибез! 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас