Вадим Захаровны котлыйбыз!

Җырчыга мактаулы исем бирелгән. 

Вадим Захаровны котлыйбыз!Вадим Захаровны котлыйбыз!
Вадим Захаровны котлыйбыз!

Җырчы Вадим Захаровка тантаналы рәвештә "Татарстанның халык артисты" исеме бирелгән.

Мактаулы исем бирү турындагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов былтыр ноябрь аенда ук имзалаган.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителгән һәм бер уңайдан артистларга мактаулы исем дә бирелгән. 

Вадим  шатлыклы хәбәр белән социаль челтәрләрдә бүлешеп: "Каршы алыгыз - Татарстанның халык артисты Захаров Вадим Борисович! Котлаулар кабул ителә!" - дигән. - Әйттем бит, Татарстан Республикасы Рәисе белән сөйләшеп утырасы килә дип... Хыяллар, теләкләр кабул була икән ул!"- дип шаярта җырчы видеосында. 

Котлыйбызмы? Вадимның кайсы җырларын яратасыз? 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас