+1 °С
Болытлы
Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров концертлары белән Башкортстанда булды. Тәтешле районына баргач, ул Салават Фәтхетдиновның әнисе яшәгән йортка да кереп чыгарга вакыт тапкан. Моның турында җырчы социаль челтәрләрдә болай дип язган: "Тәтешледә концерт булса, Аксәет авылына Салават абый Фәтхетдиновның әнисенә кунакка керми калган юк, бу инде традициягә әверелде. Быел да Тәкълимә апа белән күрешү насыйп булды. Кызганычка каршы, урыслар әйтмешли "время нас не щадит". Әмма ни булуга карамастан, легенданың әнисе мине "таныдым" диде".