Билгеле җырчы Әнвәр Нургалиев Уфадагы артистлар бер-берсенең концертларына йөрми дип әйткән. Бу хакта ул “Туган тел” телеканалының “Сер итеп” тапшыруында сөйләгән, дип яза Интертат.
“Без Казанда да концерт куябыз, Уфада да. Казандамы без, Түбән Камадамы, Әлмәттәме – һичшиксез берәрсе килә. Алар: “Әнвәр, билетың юкмы?” – дип тә сорап тормыйлар, үзләре баралар да алалар. Булмаса, каяндыр табалар. Бүген Уфада бишенче көн концерт. Биредә 4 көн буе бер артист та булмады, бүген дә берәр артист концертыма килер дип уйламыйм.
Мин үсеш өчен кайгырам. Безнең эстраданың да үсүен, күтәрелүен теләр идем. Миңа аларның килеп мактавы кирәкми. Үсәсе килгән кеше килә дә концертны карый. Алар, бәлки, башкаларга йөриләрдер, сүз дә юк, әмма төрле артистларга йөрергә кирәк”, – дип үз фикерен белдергән җырчы.