+20 °С
Болытлы
Билгеле җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзен югалтмауларын сорый. Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә шулай дип язган.
Җырчы Мәскәү дәваханәсенең хирургия бүлегендә ята икән. Караватка беркетелгән пациент турындагы мәгълүматларга караганда, җырчы хастаханәгә кичә кергән. Бүген – операция көне, дип яза Интертат.
Гүзәл Уразовага тизрәк терелүен һәм гаиләсе янына кайтуын телик.