Җыр һәрвакыт безгә юлдаш булыр

"Яшьлегемә кайтыр идем!"  

Җыр һәрвакыт безгә юлдаш булырҖыр һәрвакыт безгә юлдаш булыр
Җыр һәрвакыт безгә юлдаш булыр

"Яшьлегемә кайтыр идем!" 

 

Радик Миннибаев: “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз!” дигән халык акылын нык үзләштергән ир-егетләрнең берсе.

Спорт, физик эш, җыр-моң белән кечкенәдән дус булган ул. Бүген дә шул сыйфатларына тугры калып, “дөбердәтеп” эшләгән арада, яраткан тамашачысын җыр дулкыннарында тибрәтеп алырга да онытмый. Туган ягы – Чакмагышта ул булдыклы якташ ир-егет һәм сәләтле җырчы буларак та зур хөрмәттә. Күптән түгел генә мәктәбендә урта белем алган Рәҗәп авылында моң таратып, җанга җылы өләшеп китте. Ә хәзер чират Уфа тамашачысына җитте.

Авыл егете буларак, язның бер көненең елны туйдыра торган вакыт булуын истә тотып, Радик концертларын атна уртасына куйган. Ул 24 апрельгә туры килә. Чәршәмбе көнне бер моңланып, ял итеп алсак, ялларда арымый эшләп булыр. Кадерле дуслар, күкрәк түреннән чыккан йомшак бәрхәт тавышлы Радикның җырларын тыңларга килми калмагыз!

Танылган җырчы гына түгел Радик, мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше дә. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга даими ярдәм  итә, ә авылдашы, СВОда батырларча һәлак булган Айнур Раянов гаиләсенә “Өмет” бүләк итүче дә ул – Радик Миннибаев! Хәер, без белгән һәм белеп бетермәгән яхшылыклары күп Радикның. Исән-сау булсын, яхшылык кылырга аны өндәп торасы юк, үзе белеп эшли.

  Радик сәхнәдә дә, тормышта та күп сөйләми - эшли һәм җырлый! Менә бу юлы да тугры иҗатташ дуслары белән очраштырыр ул. Уфада 24 апрель көнне узачак концертында да Бүздәк егетләре  инструменталь  ансамбле, биюче кызлар, дуэтлар һәм яңа җырлар, Радик Миннибаевның тулыландырылган һәм баетылган репертуары белән танышырбыз.

Дөньяда төрле хәлләр булса да, тормыш дәвам итә. Һәм көн дә күңел ачып яшәмәсәк тә, вакыт-вакыт бер җыелып алу, очрашулар кирәктер. Ул мизгелләр тормышның, аралашуның матурлыгын, мөһимлеген аңлатадыр. Соңгы вакытта концертларга "үзләрен күрсәтергә, кеше карарга" баручылар алай күп түгелдер.  Җыр-моң безнең халыкка иң авыр вакытларда да юлдаш булган. Радик Миннибаев һәм аның дуслары оештырган "Яшьлегемә кайтыр идем!" дип исемләнгән  җырлы кичә дә тыныч күк астында яшәүнең ни кадәре зур бәхет булуын әле – рәхәт тормышта яшәгәндә булуын аңларга ярдәм итәр.  Күңел теләгән җылыны, җанга газиз яшьлек дулкыннарын тоярга ярдәм итәр Радик Миннибаев җырлары.    

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас