Җырчы Лилия Хәйруллина дүртенчегә әни булган

Бу хәбәрне ул Аргентинадан кайткач кына хәбәр итте. 

Җырчы Лилия Хәйруллина дүртенчегә әни булганҖырчы Лилия Хәйруллина дүртенчегә әни булган
Җырчы Лилия Хәйруллина дүртенчегә әни булган

Җырчы Лилия Хәйруллина соңгы чорда югалып торды. Концертларда да, социаль челтәрләрдә дә күренмәде. Баксаң, ул  Аргентинага бик җитди сәбәп белән барган икән. Казанга кайткач, подписчикларына үзенең озак вакытка югалып торуының сәбәбен әйтергә вәгъдә биргән иде. Ниһаять, Лилия серен чиште.

Баксаң, җырчы дүртенче тапкыр әни булган икән! «Мин бәби таптым! Дүртенче тапкыр әни булдым! Тик бүген түгел, ә 2024 елның мартында. Балам Буэнос Айреста туды.

Бу яңалыгым белән бүлешергә әле генә көч таптым. Бу хакта хәтта танышларымнан да бик аз кеше генә белә. Минем шәхси тормышка кагылышлы мәгълүматка ничек каравымны беләсез. Бүлештем, ничектер, интуитив рәвештә тойдым. Нигә сөйләмәдемме? Барысы да җиңел генә булмады… Бәлки, алдагы постларда бу хакта язармын…

Минем белән дә, бәби белән дә барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Хәзер сез минем турыда күбрәк беләсез инде», – дигән җырчы.

Лилия Хәйруллинаны чын күңелдән котлыйбыз! Бәби сау-сәламәт һәм бәхетле булып үссен!

Тулырак: Интертат

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас