Артистлар арасында чәч күчереп утырту модасы чыкты

Тагын бер пеләш җырчы операция ясаткан. 

Артистлар арасында чәч күчереп утырту модасы чыктыАртистлар арасында чәч күчереп утырту модасы чыкты
Артистлар арасында чәч күчереп утырту модасы чыкты

Тиздән пеләш ир-атлар бармак белән генә санарлык калмагае. Блогерлар һәм артистлар, актив рәвештә, пеләшләреннән котылу өчен, операция ясатырга кереште. Аларны карап баручылар арасында да һичшиксез чәч күчереп утырту операциясен ясатырга тәвәккәлләүчеләр бар.

Шушы көннәрдә җырчы Илнар Сәйфиев тә чәч күчереп утырту операциясенә кергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде. «Яз җитте, чәчү башланды. Менә утыртабыз. Яздан утыртсаң, көзен уңыш яхшы була,ди. Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак. Тиздән минем чәчем булачак – матур чәчләр», – дип сөйли әлегә бөтенләй пеләш калган җырчы.

Беренчеләрдән булып, юмор остасы Данир Сабиров чәч күчереп утырту буенча операцияне Төркиядә ясаткан иде. Блогер Искәндәр Гайсин пеләшеннән Казанда котылды. Шул ук клиникада «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов та башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция кичерде. Аннары Башкортстан җырчысы Марат Шәйбәков та Уфада Төркия егетләреннән шушы ук операцияне ясатты.

Тулырак: Интертат

Артистлар арасында чәч күчереп утырту модасы чыкты
Артистлар арасында чәч күчереп утырту модасы чыкты
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас