Данир Сабиров: "Бу бүләк "резиновый"мы әллә?" (Видео)

"Гастрольләргә дә йөртерсез - көн саен кочаклап та ятарга!"

Уфада Данир Сабиров бер тамашачысыннан "резиновый" бүләк көткән (Видео)Уфада Данир Сабиров бер тамашачысыннан "резиновый" бүләк көткән (Видео)
Уфада Данир Сабиров бер тамашачысыннан "резиновый" бүләк көткән (Видео)

Билгеле булуынча, юмор остасы, җырчы, алып баручы Данир Сабиров шушы көннәрдә Уфада 4 көн концерт куйды. Тамашачылары аны чәчәк бәйләмнәренә, бүләкләргә күмде. Бер ханым аңа үзенчәлекле бүләк алып килгән. Зур капчык белән сәхнәгә чыгып:

"Сез бит инде хәзер гастрольләргә Миләүшәсез генә йөрисез. Ул өйдә балалар белән кала. Сез аны сагынасыздыр... Шуңа күрә мин сезгә аны "в мягком варианте" бүләк итәргә булдым, - ди ул, - Сез аны гастрольләргә йөртерсез, кочаклап та ята аласыз", - дип капчыгына үрелә. Тамашачылар шаяруны аңлап, "гөж" килә башлый, алкышларга күмә. Данир исә халыкны тагын да "кыздырып": "Резиновыймы әллә?!", - дип сорый. Шул вакытта ханым капчыгыннан зур озынча мендәр тартып чыгара. Ә мендәрдә җырчының хатыны Миләүшә фотосурәте төшерелгән була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас