Ә сез Киану Ривзны беләсезме?

Дан-шөһрәт кешене боза диләр... Кеше булып калырга теләгәннәрне боза алмыйдыр.

Ә сез Киану Ривзны беләсезме?Ә сез Киану Ривзны беләсезме?
Ә сез Киану Ривзны беләсезме?

Дан-шөһрәт кешене боза диләр... Кеше булып калырга теләгәннәрне боза алмыйдыр

Аны әтисе 3 яшендә ташлап чыгып киткән. Ул 3 төрле үги әти белән үскән. Аның хоккейчы булу хыялын җитди юл һаләкәте чәлпәрәмә китергән. Аның кызчыгы туганда үлгән. Аның хатыны автокатастрофада һәлак булган. Аның иң яхшы дусты наркотиклар аркасында вафат булган. Аның сеңлесе лейкоз белән авырган... Әмма Киану Ривз күңеле катмаган.

Ул беркайчан да мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеген ычкындырмаган. “Дом у озера” фильмында төшкәндә ул ике костюмерның сөйләшүен ишетеп калган. Берсе икенчесенә 20 мең доллар түләмәсә, йортсыз калачагын сөйл-сөйли елаган. Шул ук көнне Киану аның банктагы исәбенә тиешле сумманы күчергән. “Матрица” трилогиясендә төшкәннән соң актер 50 млн долларны костюмнар һәм спецэффектлар тудыру белән шөгыльләнүчеләргә биргән. Ул аларны трилогиянең чын геройлары дип атаган. Шулай ук һәр дублерга
Xapлей-Дэвидсoн алып биргән. Гомум чыгымнары 75 млн доллар тәшкил иткән. Ул бик күп суммаларны хастәханәләр исәбенә күчерә икән.

1997 елда папарацилар Киану Ривзны Лoc-Αнджелеcта йортсыз адәм янында берничә сәгать сөйләшеп утырганын төшереп алган.

Бик күп йолдызлар хәйриячелек белән шөгыльләнүе турында кат-кат сөйли. Ә Киану хәйриячелек белән шөгыльләнүен яшерә.

Дан-шөхрәт тә, байлык та кешене боза алмыйдыр. Әгәр ул нәфесен үзе тыйса...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас