Мөнир үз фикерен әйтергә курыкмый торган, кыю шәхес икәнен исбатлады. Бу әңгәмә, чыннан да, ачыктан-ачык булды, дип яза "Шәһри Казан".
– Эшләпәле егет образы ничек туды соң? Хәзер сез үзгәргәнсез...
– Балачакта Айдар Галимов җырларын бик яратып тыңладым, хәтта концертына да бардым әле. Дима Билан, Майкл Джексон иҗатын да үземә өлге итеп алдым. Тегеннән-моннан илһамланып, Мөнир Рахмаев образы туды. Мәҗлесләр алып баруга күчкәч, образны бераз үзгәртергә туры килде. Мөнир Рахмаев яңадан туды дисәң дә була. Тышкы кыяфәтне дә үзгәрттем, юморны яраткач, күбрәк комедия жанрына кереп киттем. Минем юмор үзенчәлекле, билгеле. Мәҗлесне күбрәк рус һәм татар телендә алып барам. Бу өлкә миңа күбрәк ошый. Дәрәҗәмне саклар өчен радиога, телевидениегә яңа җырларымны чыгарырга уйлыйм. Ә гастрольләргә тотынсаң, гаиләң турында онытырга туры киләчәк. Хатынымны калдырып, юлга чыгарга теләмим. Шулай да, мәҗлес беткәндә генә эшләпә киеп, үземнең җырларымны башкарып алам. Халык шунда ук таный, димәк, Мөнир Рахмаев әле дә популяр. Аның турында беркайчан онытмаячаклар. Минем үз юлым һәм дәрәҗәм бар.
– Әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз турында сөйләгез әле. Аралашасызмы?
– Безнең гаиләбез зур. Мин дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен, абый һәм ике апам бар. Алар үз тормышлары белән яши. Әти-әни исән-сау, Аллаһка шөкер. Әлмәт районында бер авылда гомер итәләр. Әни– бухгалтер, ә әти – баш инженер булып эшләде. Дөресен әйтәм, гаиләбездә барысы да идеаль түгел. Тормыш иптәшем белән әти-әниләр аралашмый.
– Тормыш иптәшегезне ни өчен кабул итмиләр соң?
– Гаилә корганчы әти-әниләргә финанс яктан ярдәм күләме, һичшиксез, күбрәк иде. Хәзер дә ярдәмне туктатмадым, тик гаилә коргач, билгеле, чыгымнарым артты. Әнидә Илсөяргә карата көнчелек тудымы соң, аңлый алмыйм. Абый-апалар белән дә мөнәсәбәтләребез киеренке. Туганнар белән проблемалар элек тә бар иде инде. Минем турында имеш-мимешләр таратканнары булды. Кеше уңышлырак булган саен, аның туганнары кими икән. Кызганыч, без аралашмыйбыз. Хәзер дустым да, туганым да, сөяркәм дә – хатыным.
– Мөнәсәбәтләрне җайларга тырышасызмы соң?
– Тырышып карадык, ләкин әни белән килешеп бетә алмыйбыз. Кызыбызны тугач күргәннәр иде. Ә Асмирага инде 4 яшь тулды. Әти-әнинең дә яшьләре бара, икенче елга әтинең юбилее да әле. Илсөярнең әти-әниләре белән күрешеп, аралашып торабыз. Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр гаилә коргач начар якка үзгәрде. Бу хәл яңалык түгел инде. Элек тә кызлар белән очраша башлагач, әни: “Син безне яратмыйсың, безне оныттың”, – дия иде. Кызлар белән мөнәсәбәтләрне туктаткач, барысы да үз урынына кайтты.
– Сез ялгыз яшәргә тиеш идегезмени?
– Гаилә кордым, тик әти-әниләр моңа шат түгел. Ни кызганыч, Мөнир Рәшитович, аларның уллары, ярдәм иткән очракта гына яхшы булып кала ала. Әти-әнигә игътибарны киметсәм, шунда ук бәхәс башлана. Бәлки, хәзер аларның яше шундыйдыр. Әти-әнине хөрмәт итәм, әлбәттә. Туган нигезгә буш кул белән кайтканым юк, телефоннарына акча салып торырга да тырышам. Тик хәзер инде үземнең гаилә бар икәнен дә аңларга кирәк. Кодагыйлар да бер-берсе белән аралашмый. Мин ике ут арасында янам. Эшкә китеп бераз онытылам, тик бу бәхәсләрне искә алгач, кәеф төшә. Хатыным, балам белән авылга кайтып, әти-әниләр белән бер өстәлгә янына утырып, сөйләшәсе, кунак буласы килә. Әлегә бу проблеманы хәл итеп бетерә алмыйбыз. Хәзер инде Илсөяр дә аралашырга теләми, әни аңа да нинди генә сүзләр язып бетермәде.
– Тормыш иптәшегезне социаль челтәрләрдә дә бик яманлыйлар. Сез моңа нинди мөнәсәбәттә?
– Бездә көнче кешеләр бик күп. Хәтта дус дип атап, бергә вакыт үткәрердәй кешем дә юк. Дусларыңның кем икәнен белергә теләсәң, әҗәткә акча бир диләр. Күп тапкыр акча биргән дә булды. Моның да ахыры хәерле булмады. Вакыт тормышта дуслар булмавын исбатлады. Иң якын кешем – тормыш иптәшем. Әйе, хәзер косметологик процедуралар бик популяр. Тормыш иптәшемнең иреннәре ясатылган, тешләргә винир куйдык, фитнеска йөри, үзен карый. Күкрәкләрен дә ясатырга телибез. Без бик “стильный” гаилә дип уйлыйм. Икебез дә матур булырга, имиджны сакларга тырышабыз. Илсөярне, гаилә корганда ук, безнең турында төрле сүзләр язачаклар, дип кисәтеп куйдым. Ул яман сүзләр язучыларга игътибар итми. Тормыш иптәшемне бик хөрмәт итәм.
Тулырак: Монда укыгыз.