Тәүфыйклы, бәхетле бала булсын!
Әти буласы көннәрен дулкынланып көткән Ришат Төхвәтуллинның гаиләсенең һәм якыннарының шатлыгын барлык авылдашлары да уртаклаша – малай туган – Төхвәтуллиннарның нәсел дәвамчысы!
«Дуслар, эч поша, «не могу вообще». Аңлатып булмый. Кайгыру. Көтәсең дә көтәсең, көтәсең дә көтәсең. Бернинди яңалык та юк, әмма ул бала тугач ничек тотарга аны, нәрсә эшләргә аның белән, сиңа охшаган ул – машина да түгел, квартира да түгел. Кеше бит ул. Кеше туа, күз алдына китерегез. Мин хәзер нәрсәләр булуын бөтенләй аңламыйм. Төш кебек. Мин төштә кебек», – дип сөйләп торган Ришат бүген әти булды.
Алия дә исән-сау гына котылгандыр дип ышанабыз.
Бәби туу зур шатлык. Яшьләрне бу бәхетле көннәре белән котлыйбыз. Игелекле, тәфыйклы, туган телле, иманлы бала булсын!
Тиздән нинди исем кушуларын да “тикшереп алырлар” социаль челтәрләрдә. Иманым камил, матур исем булыр ул.
Егетне тигезлектә үстерегез, Алия, Ришат!
Фото: poryadovki.ru