

Язучы һәм шагыйрь, якташыбыз Марат Кәбировка Һади Такташ исемендәге әдәби премия тапшырылган. Тантаналы рәвештә аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бүләкләгән.
Марат Кәбировка, киләчәктә да шулай ук матур һәм мавыктыргыч әсәрләр язуын дәвам итеп, саулыкта һәм шатлыкта яшәргә насыйп булсын!
Премия дигәч, бер истәлек.
Тойгын Язучылар берлеге башлыгы чак. Сьездга әзерләнәләр. Мин аңарга сорау бирәм:
-300 дән артык әгъза сездә, иң талантлы яшь шагыйрьләр кемнәр ул?
-Марат Кәбиров һәм Салават Әбүзәр.
-2 миллион татар- башкортка - 2 талант, аз түгелме?
-Аз түгел, икәү бит, талантлар күп булмый...
Шундый сөйләшү булган иде Риф абзый Тойгынов белән. Ихлас әйткән бит шагыйрь кеше.
***
"Серләшик әле бер" китабында 18 яшьлек Марат авылына эндәшеп:
" Маратларың күп булса да,
Күп булмас талантларың",- дип, шагыйрьлек миссиясенә дәгъва белдерә. Һәм ялгышмый!
Рәүф Идрисов.