Урамда үтеп барышлый, очраклы гына Тәтишка белән очраштык әле. Икебез дә уразада булгач, шул хакта сүз кузгаттык.
– Бу елны уразалар ничек? Тәрәвихны бер дә калдырмыйсың бугай?
– Аллаһка шөкер, бик яхшы. Ришат белән икебез һәр елны ураза тотабыз. Тәрәвих намазына йөрибез. Ураза тотканда Аллаһ Тәгалә юлларны ача дип уйлыйм. Бу айның үзенең бер тылсымы бар.
Ураза башланган иде генә, иҗат төркемебез белән күрештем. Бэк-вокал җырлаучы кызыбыздан: “Син ураза тотасыңмы?”, – дип сорадым. Табиблар витаминнар эчәргә кушкач, ураза турында уйланмаган булган. “Витаминнарны авыз ачканнан соң да эчәргә ярый бит”, – дидем. “Чыннан да, шулай бит!”, – дип әйтте. Эш күп булгач, фикерләре бераз чуалган булган. Ураза тоту үзе бер дәвалану бит. Организм да, уйлар да, күңел дә чистарына. Шул хакта сөйләшеп, фикерләшеп алдык та, икенче көнне Әминә: “Мин бит уразага кердем”, – дип сөенечле хәбәр җиткерде. Мин дә шатланып куйдым. Хәзер бер көн дә калдырмыйча ураза тота, калган көннәрен дә гаеттән соң тотып бетерергә тели. Рамазан аеның могҗизалары турында ишетеп кайчандыр мин дә беренче тапкыр ураза тоткан идем бит.
– Шулай да ураза турында социаль челтәрләрдә бик сөйләмисең бугай...
– Ураза тоту турында сорамасалар, сөйләргә дә кирәкмидер. Бу кеше һәм Аллаһ Тәгалә арасындагы бәйләнеш. Һәркем үз ниятләре белән уразага керә. Иң мөһиме – күңелләрдә иман булсын.
- Тәрәвихка да йөрисең, спортзалны да калдырмыйсыңмы?
– Башка елларны тәрәвихка төрле мәчетләргә йөри идем. Быел тренировкаларны калдырасым килми, шуңа күрә спортзал янындагы мәчеткә барам. Башта тәрәвих намазын укыйм, аннан соң тренировкага юл тотам.
– Ришат – авылда, ә син шәһәрдә. Ачуланыштыгызмы әллә?
– Юк инде. Бар да яхшы, Аллаһка шөкер! Ришат авылда туганнары, якыннары белән бергә ураза тота. Абыйлары белән тәрәвихка баралар. Авылда Ришат көч туплый, аңа анда рәхәт. Быел концертларны да ураза вакытына махсус куймадык. Ришат уразаны төптән, бар кагыйдәләрен үтәп тотарга теләде. Рамазан аеннан соң концертларны дәвам итәчәкбез. Минем шәһәрдә булуның сәбәбе дә, чыгышларга бәйле. Төркем белән күрешергә, башка эшләрне дә җайларга кирәк бит. Киләсе сезонга гастрольләр турында уйлана башладык. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
Тулырак: Шәһри Казан