Барлык яңалыклар

Яратмаганын җырчының күзенә бәреп әйткән

Ризат Рамазановны бер ханым бик кыен хәлгә төшергән.

Яратмаганын җырчының күзенә бәреп әйткән
Яратмаганын җырчының күзенә бәреп әйткән

Җырчы Ризат Рамазанов Чаллыда үзе белән булган хәлне видеога төшергән. Ул бер кибеткә кергән. Сатучы аны җырчы Ризатка охшатуын әйткән, ә җырчы “мине гел шуңа охшаталар” дип, үзенең кем икәнен белгертмәгән. Җырчы белән кибетче арасындагы әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Нинди җырчыга охшатам, дисез?

– Ризатмы соң? Гел сикереп-сикереп җырлыйлар алар.

– Ә Рамазановлар?

– Копия. Карап торам менә.Мин яратмыйм аларны,  гел шул бер-берсен ярату турында җырлыйлар.

Исемнәрен дә белеп бетермим инде, әллә ни караган да юк, минем әни дә яратмый .

– Ярый, исән-сау эшләгез. Сатуыгыз яхшы барсын! –дип, Ризат чыгып китә һәм үзләренең концертына билет алып, кибеткә яңадан килә.

“Менә сезгә иң яхшы рәттән кыйммәтле билетлар, чакырып карыйм әле, бәлки, килеп карагач, фикерегез үзгәрер”, – ди җырчы. Әмма кибетче барырга риза булмый.

 “Юк, бармыйм, әнә тегендә кызлар бар, шуларга бирегез. Мин яратмыйм, яратмаган кешегә бармыйм. Әйтәм шуңа охшаган, дип. Әкият, кызык булды бу. Төшермәгез мине”, – дип, җырчыны чынлап та танып алган сатучы апа билетларны куеп, кибетнең эчке ягына ук кереп киткән.

“Качты апа”, – дип калган Ризат Рамазанов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: